Дәвамы.

третья  часть.

     Шул авыр еллар барышында, авыл җитәкчебез Акмай Бекешев 70 яшьләре тирәсендә фават булды. Ул үзенең малае Алмакайга барлык киңәшләрен ачык итеп сөйләп калдырды. Акмайныңда шул яшьтәге иптәшләре үлә тордылар. Шулай ук кыска вакыт үткәч, Айтуган Уразаев та үлде. Аларның җирләре закон буенча күчә барды ир балаларына. Гаиләдә берничә малай булса, җирләрне бүлмичә, шулай ук барысы да бергә эшкәртәләр иде. Гаиләдәге эшләр барча гаилә кешеләре белән  эшләнә торды. Вафат булган татарларның ир баласы булмаса, аларның җирләрен уртаклаша иделәр.

 1675 елның барышында Розбахтеевлар нәселендә бер зур  шатлык булды. Сулейман Алмакаевның баласы туды. Үзе дини укымышлы кеше булганлыктан, Сулейман аңа  олы пейгамбәребез  Мухаммәт Мостафа хөрмәтенә, Мостафа   исемен бирде. Ә Акмай Бекешевның үлгәненә 2 ел тулып килә иде.

 

   Бу елларда хезмәтчел татарларны Рус хөкемәте азрак тынычсызландыра иде, чөнки бу вакытта күп төрле дворяннар барлыкка килде. Дворяннарны һәм аларның 18 яшеннән өстә булган балаларын Рус патшасы регуляр армия сафларына алып, тагын яңадан хәрби полклар төзи башлады. Аларга түләнә иде җитәслек түләм. Атлы сугышчылардан хөкемәт баш тарта торды. Безнең татарларның хәрби хезмәтләре кирәкми башлады. Бу бер яктан уңайлы иде, икенче яктан- безнекеләргә хезмәтләре өчен акча түләү кимеде, льготалары кимеде, ә налоглар артты.

   Соңгы берничә еллар  барашында Рус хөкемәтенең башлыклары алышынып торды. Патша Алексей Михайлович үлгәннән соң, аларның гаиләләрендә берничә аның улы һәм бер кызы үз ара бәхәсләр алып бардылар патша түренә утыру теләге тарафлый.  Юлында нинди киртәр булса да, Петр исемле 17 яшьлек царевич патша булды.  Аның патшалыкка килүе турында күп төрле вакыйгаләр сөйли иделәр. Власть сөюче Петр үзенең ике туганын, браты Иванны һәм сестрасы Софьяны белеп торып үтергән  хәбәрләр сөйләнде. Мондый патшадан алда  зур кайгылар көтәргә мөмкин иде. Тик берничә елдан соң  гына, беркемгә дә буйсынмыйча, бер үзе генә ил белән җитәкчелекне алып барырга кереште.

Петр Первый кереште реформалар үткәрергә. Шуннан чыгып халык исәбен, армия санын һәм башка үзгәрешләр кертәргә карашлы булып торды.

    1686ел. Авылларда, шулай ук безнең авылда, уездан  комиссия булып үтте. Комиссия күпме  татарлар барлыгын исәбен, аларның җир күләмен, кемнәр артында ул җирләр кулланыла икәнлеген документка кертте. Шул авылдашларның арасыннан 23 гаилә Уразай Розбахтеев иптәшләренең оныклары һәм уллары иде. Шуларның 17 – бабалары җирләренә, 2- әтекәйләре җирләренә, калганнары-  улсыз, вафат булган авылдашларының  җирләренә урнашкан иделәр.  Бу заманда хезмәтчел татарларның хәрәкәте(функция) кимегән иде.  Рус патшасы тотынды регуляр армия,полклар җыярга. Тик шул елны гына, Семакай Араповның оныгының улы  –Утяш Мамешов безнең хезмәтчел татарлар сафына керде.

   Шулай итеп, Бекеш Розбахтеев әйтеп калдырган сүзләр тормышка аша бара иде. Кешеләребез сакланды, динебез көчәя торды. Төрле авыллардагы дини белемле кешеләр үзара киңәштә тордылар. Шулай ук Сулейман Алмакаевның тирә яктагы авылларда бар иде дини яктан таныш кешеләре. Бигрәк тә Өчкүл, Суксу, Яңа Мәдәнә кешеләре белән. Мәсәлән, шул елларда, Яңа Мәдәнә авылына ят җирләрдән килеп бер Исаналей Бикметов дигән дини кеше җирләр сатып алды. Ул күренекле кеше булып чыкты. 17 гасыр азагында Мостафаның ир баласы туды. Ул аңа Хамит исеме кушты. Ике ел үткәч туды тагын бер баласы дөньяга килде. Икенчесенә дә, элеккечә фикер итү буенча, Муса дигән пейгамбәребез исемен кушты. Бу барда зур шатлыклар иде. Мостафаның зур теләге бар иде  туган баласын  киләчәктә зур дини кеше итеп күрергә. Шуннан чыгып  аның Исаналей Бикметов белән таныш буласы килде. Шул ук вакыт башка авылдашларның да ир-кыз балалары дөньяга килде.

1698 елның барышында, Петр Первый тирә-яктагы хөкемәтләрне яулап алу политикасын тормышка ашырмакчы булып, ике поход исәпләде: Кара диңгез ягындагы җирләрне һәм Азов каласын басып алу фикерләрен тотты.Бу эшләр өчен батыр сугышучылар кирәк иде. Аның беренче сугышлары уңышсыз булдылар. Ул яңадан гаскәрләр җыйды.Анда хезмәтчел татарлар да күп чакырылды.

1700 елны Петр Первый Швеция хөкемәтенә каршы  сугыш башлады. Ул да аның өчен уңышсыз тәмамланды.

Шул  еллар барышында яңа рейтар полклар санын артырырга патша  указ бирде.  Сугышчыларнң санын арттырды, аларның составын яңартып торды. Ул гына да түгел, 1703 елда указ бирде Санкт-Петербург шәһәре төзү эшләрен башларга.

    Төрле сугышлар алып бару, шул ук вакыт шәһәр төзү эшләре бик күп байлык таләп итте. Күбесенчә, ул байлыкны, акчаны мөмкин иде тик гади халыктан, крестьяннардан  гына җыештырырга. Шуннан чыгып, ул төрле Рус хөкемәте губернияларына җибәрде үз эмиссарларын налог җыярга. Бу налоглар бар халыкларның хәлләрен авырайтты. Шулай ук безнең якларга да килеп җитте. Шул ук вакыт ил эчендә башка  халыкларны чукындыру эшләре яңадан көчәйде.

С-Петербург шәһәрен эшләгәндә, авыр  хезмәт шартлары булу тарафлый, меңләп кенә түгел, ә миллионнар үлгән диеп санадылар. Чөнки аны болоталы урында, авыр условиялар да күп халыклар эшләделәр.

1705-1706 елларны тагын, хәрби хезмәткә яралы булган татарларны патша указы белән Симбирск шәһәренә җибәрергә булдылар.Анда яңа хәрби полк төзелде Алатырь һәм Арзамас уездларындагы  булган күбесе авыллардан җыелыштырылган хезмәтчел татарлардан.  Бу полкны  Симбирский рейтарский полк диеп йөреттеләр.

Нибары 500 артык кеше бар иде. Һәр авыл  төрле булган санда җибәрде хезмәткә кешеләрне.Алар үзләренең атлары, кораллары, ашамлыклары белән тиешләр иде килергә хезмәткә. Кайсы авылдан 25, 30, берәре 40 кешегә кадәр тапшырды. 

Бу вакытка, элекке сугышларда  безнекеләр үз араларыннан 6 иптәшләрен югалткан иделәр инде. Симбир рейтар полкына безнең авылдан 25 кеше алдылар. Һәр хезмәтчел татар гаиләсеннән бер кеше. Яшеренеп сугыштан калу турында сүләрлектә юк иде, чөнки патша указы буенча “кем кулына корал тота белә, шулар барысы да  тиеш иде чакырылырга”. Авылдагы моллалар, җитәкчеләр, кулларына Корьән тотып расладылар(потвердили) башка берәүләрне яшереп калдырмадык диеп. Алдаганнарны бик каты җәза көтте. Шул кадәр таләпчәнлек(строгость) иде.

Авылларда халык тормышы авырайды. Көчле авылдашлар азайды,атлар кимеде. Гаиләләр кайгыга чумды.Җирләр эшкәртү өчен авыр чаклар килеп җитте.

   Бу вакытта да һәрбер авылдашның артында 42 четверть җире бар иде.Бер зур гаиләдәге  туган кешеләр шул җирне бүлмичә, барысыды хуҗа булып тордылар. Ә башка авылларда, балалар туу тарафлый җирләр бүленә барды.Элекке сугышларда вафат булган 6 иптәшенең җирләрен безнекеләр үзара уртаклаштылар.  Тик Утяш Маметовның җирләре документлар өстендә азагына кадәр җитереп эшләнмәгән иде.  Аның  бер туганы Сюбай Семакаев, Семакай Арапов  җирләренең тагын бер өлешен алмакчы булды. Шуннан чыгып алар судлаштылар. Уезд комиссиясы җирләрне Утяш Маметов артында калдырды.

     Шулай ук, 1707 нче  елны, аннан соңда берничә еллар буе,  патша Петр Первый хезмәтчел татарларга  йогынтысын арттыра торды .Указ биреп аларны лашманнар итеп куйды. Зур күләмдә татарларны  чугындыру эшләрен күбәйтте. Алайда безнекеләр бу йогынтыларга чыдап, бирешми яшәделәр. Тик дин көчле булу гына тотты авылдашларны, шулай ук төрле авылларны бердәмлектә.

    Шул вакытларда, бер ерак булмаган татар авылында, бер ирсез хатын бала тапты. Шул вакыйгә тарафлый авылдашлары арасында зур тавыш иде. Тик авыл мулласы, эзләп тапты баланың атасын. Мулла  дөрес итеп аңлаштыргач кына, ир кеше  өйләнде хатынга. Да, шундый замана иде. Авторитетлы мулла сүзе- Ходай сүзе кебек иде шул елларда. 

1718 елны Петр Первый указ чыгарды: Нижний Новгород өлкәсендәге мурзаларны, хезмәтчел татарларны җибәрергә урманнар кисәргә. Кирәк иде Рус хөкемәтенә  кораблар(корабли) эшләргә. Бу авыр хезмәтләрдә бик күп безнең якташ татарлар газап күрделәр. Аннары, араларыннан вафат булганнарының җирләрен бүлү тарафлый зур бәхәсләр дә булды төрле авылларда.

Петр Первыйның бар халыклар өчен авыр политикасы озак еллар буе барды. Шул елларда татар-башкир халкы үзләрен саклап күп газаплар кичерделәр. Күпләрен, Рус патшасы исеменнән җибәрелгән карательный гаскәрләр,  берничә дистә еллар буе канга батырдылар. Ә безнең яктагы татарларны һәркайсында чукындырырга дигән Петр Первый указ чыгарды.

1725 елны ул үлгәннән соң да, аның шундый ук халыкларга авыр булган  политикасын Екатерина Первая дәвам итте. Тик гади халыкның күп төрле булган каршы чыгышлары кимемәде. Ул восстаниеларда муллалар бик актив катнаштылар. Чөнки Казан, Урал якларындагы мөселманнарның мәчетләрен   Екатерина  Первая указ биреп җимерттерде.

Шул авыр елларда авылыбызның иң  куренекле кешеләренең берсе Сулейман Алмакаев иде. Ул узенең соңгы сулышына кадәр авылдашларны диннән аерылырга бирмәде, киресенчә, өйрәтә торды. Аның ахыр көне җиткәч, авылдашлар яңа каберлекләр ачарга булдылар, һәм беренче итеп  Сулейман Алмакаевны шунда җирләделәр. 

 

1743 елда Алатырь якларында кешеләрнең саннарын исәпләү указы булды. Ул тикшерүләр буенча: Яңа Мучалида 316 ир  кеше бар иде, Чембилейда-337, Петряксада-323, Сафаҗайда-360,Суыксуда- 417,Рбишчада-351, Кызыл яр-34.

Мәдәнәдә авылында нибары 486 кеше иде. Безнең авылда нибары 192 кеше исәптә иде.

  Бу елларда авылларда җир сату-алу хәрәкәте бар иде. Судлашу мәсьәләләре. Шулай ук  бер авылдан икенчегә күчүчеләр.Башка ерак җирләргә күчеп утыручылар. Рус алпавытлары да безнең яктагы татарларның җирләрен сатып алгаладылар. Тик безнең авылдашлар арасында андый вакыйгаләр булмады.Кеше саны арта торсада, безнекеләр үз җирләрен кемгәдә сатмадылар. Ят җирләргә китүчеләрдә  булмады. Җирләрне бик әйбәт итеп эшкәртәләр иде. Кырларның өчтән бер өлеше генә кулланыла иде бу вакытларда.Өлгергән игенне бергә җыеп алалар иде. Яңгырлы елларда башакны киптерер өчен берничә әвеннәре(овны) бар иде. Һәр гаиләнең үз йорты, үз туары булып торды.

Бекеш Розбахтеев нәселендә булган Хамитов Юсипның баласы туды. Аңа да, олы пейгамбәребез Мостафа Мохаммәтнең башкалыйча әйтелә торган  исемен Ахмет куштылар, ә икенче баласына,  Ислам динен таратучы һәм ныгытучы  хан Узбек исемен кушты.  Шул гаилә кешесе Мусин Мурсалимның, 1750 елларда ир баласы Хаймурза туды.

 1755ел. Бар татар халкының тормышы авырайганнан авырая барды.Восстаниелар бер бер артлы булып торды. Шуларның берсе,1755 елда Батырша исемле, дини белемле мишәр кешесе җитәкчелегендә булды.Тик бар татар, башкир һәм башка халыклар бердәмлек итеп чыгыш ясый алмадылар. Алайда, шул чыгышлардан соң гына , Рус патшасы үз  политикасының басымын  гади халыкларга киметте. Шуннан чыгып, 1756 елны Рус патшасы Екатерина Вторая  рөхсәт  бирде мәчетләр эшләтергә.

1773 ел.Халыкка басым кимесәдә, еллар үтеп, халыкның тормышы җиңеләймәде. Крестьян восстаниелары була торды. Шуларның зурсы, 1773елларда тотынган, Емельян Пугачев җитәкчелегендә булган восстание. Аның кешеләренең бер төркеме 1775 елда  безнең якларга кадәр килеп җиттеләр. Безнең яклардан узганда, безнең яктагы татарларны үз гаскәрләренә чакырдылар. Безнең авылдашлар аларга  Пиана елгасын кичеп чыгар өчен, безнең болын ягында, елга аша күпер салдылар. Шуннан бирле ул урын “Күпер авызы” диеп йөретелә. 

   Бу восстаниеләрдән соң, Рус патшасы татарларның восстаниеда катнашуын исәпләп, яныды(месть) һәм безнең  Нижний Новгород губерниясында булган татарларга тагын басымын күбәйтте.

 

 1775 елларда безнең авылда 75 йорт бар иде, 263 ир кеше, 248 хатын кеше. Бу елларда безнең авылдашларның олы  иптәштәшләре 75 яшь тирәсендәге булган Юсипов Хамит һәм  Мустафин Муса иделәр. Беренчесенең Юсиф исемле ир баласы, ә икенчесенең- Мурсалим  ир баласы. Тик авылдашлар арасында белемлеләр элеккечә бик аз иде. Бу авыр елларда,  алар өчен булды чын сынау еллары, уку торында уйлаулар аз иде. Тик  дини  кешеләребез генә ташламадылар Корьән язмаларын, намазларын, уразаларын. Эш күплектән, җомга көнне намаз укыгачта хезмәттә чыгалар иде.

Терлекләрдән ат, сыер, куйлар бар иде.

Шуннан чыгып, ашамлыклары да ит һәм сөттән эшләнелгән ашлардан торды. Мәсәлән, үрә( ак он + ит), салма ( итле яисә катыклы), цомар. Он ашлары: арыш икмәге, катлама, ацы кумэч, чөче кумэч,цигелдәк,кимак булып торды. Пәрәмәч – кунак ашы гына иде. Эчемлекләрдән: мәтрүшкә, кәссакал һәм башка  үләннәрдән эшләнгән чәй иде. Җәен айран кулландылар. Исерткеч эчемлекләрнең нәрсә икәнлеген бөтенләй белми иделәр, чөнки шуның өстенә дин буенча да ул тыелган иде. Бу вакытта, авылыбызда беренче мәчет эшләп беткән иде. Авылдашлар тагында дин белү белемнәрен арттыра тордылар. Бу елларда беренче указной мулла итеп Хаймурза Мурсалим улы куелды.

1780 елларда Рус хөкемәтендә тотынды “Генеральное размежевание ” эшләре. Анда губерния, уезд, шәһәр һәм авыллар арасындагы чикләрне яңадан караштыру, үзгәртә фикерләре иде. Безнең авыл Сергач округына керде.

Бу вакытка, авылда 75 йорт, 263 ир һәм 248 хатын исәпләнде. Уртанча, гаиләдә 7 кеше бар иде. Кеше күп булсада, башка авылларга караганда, бер кеше башына җир күбрәк иде. 

Күп еллар буе Рус хөкемәте, аның башлыклары, губерния, уезд нәчәлләре, безнең татарлар белән эш алып барганда, элек мурзалар, аннары аларның гаиләләреннән чыккан муллалар аша бар эшләрен киңәшеп алып бардылар. Шул еллардан соң, Рус патшасының указы буенча, шулай ук безнең яктагы  авылларга старосталар итеп берәр авылдашларын куерга билгеләделәр. Безнең Шөбиле авылында беренче староста булып  мулла нәселеннән бер авылдаш куелды.

1783 елны Сергач һәм Княгин округларыннан булган 119 татар үз теләкләре белән Оренбург губерниясына хәрби хезмәткә  күчерүләрен рөхсәт сорадылар. Шуларның арасыннан берничәсе Куйсуы, Суыксу һәм безнең Шөбиле авылы кешеләре Тобольск губерниясна җибәрелде. Аларга хөкемәт анда җирләр биреп, хезмәткә алды төрле крепостьларда сакчы булып хезмәткә. Кеше тиз генә үз туган җирен ташлап бердә китми. Бу авылдашлар, күрәсен, үзләренә  бәхет эзләп, уңайлы шартлар булган тормыш теләделәр.Күчүләренең сәбәбе шул дип уйлыйм.

1799 ел. Әллә Батырша, әллә Емельян Пугачев  восстаниеларында безнең татарлар  Рус патшасына каршы көрәштә катнашкан өченме, әллә берәр башка мөнәсабат(причина) булганмы,  Рус хөкемәтенең указы буенчамы, яисә самосуд  буларакмы, Арзамасская межевая канцелярия безнең яктагы 11 татар авылының җирләрен алып рус алпавытларына  бирде. Шулай ук бирмәкче иде безнең Шөбилендә булган Бекеш Розбахтеевтан нәселенә күчкән җирләрне алпавыт Нормацкаяга. ( Да, бу рәтләрне укучы   авылдашлар! Дөньягызны бер минутка онытып, сез уйлагыз  инде, кемнең җиренә һөҗүм иткәннәр бу рус алпавытлары. Мин ошанам үзем әйткән сүзләргә: шул вакытта,  шунда Бекеш  Розбахтеев булган булса, ул точно бу помещица Нормацкаяның башын кылычы белән кисеп төшерде иде. Бу елларны Нормацкая бит белмәгән күпме анда кан һәм тир түгелгән безнең бабайларныкы.)

1799 елны, шул тарафлый 11 авылның  батырлары Сергач уезды судна жалоба белән чыкты. Шуннан соң гына безнекеләргә һәм башка авылларның  җирләрен кире кайтардылар.

Шулай итеп 1800 елга килеп җиттек. Бекеш Розбахтеевның өч төшедә тормышка ашты. Авылыбыз һәм халкыбыз сакландылар, үрчеделәр. Тормыш шартлары югары булды. Динебез көчәйде. Мәчетләр эшләнде. Аның өченче төшенең мәгънәсе шул иде: төшендәге “өй башында кече манара”- аларның гаиләсеннән авылыбызда күп моллалар булып торыр дигәнне алдан белгерткән  иде, ә “зур манарасы”- киләчәктә  шундый Рус хөкемәтенең каласы Мәскәү шәһәрендәге мәчетнең олы мулласы безнең авылдашыбыз  Ахметжан-хазрат булыр икәнлеген белгертте.

 

Мустафин Ахметжан хазрат   турында мөмкин укырга шунда  Hh014.narod.ru  

     

 

2009ел Декабрь.  Нижний  Новгород өлкәсендә булган  төрле авылларның мәчет һәм муллалары турында кыска гына укып чыктым. Ул язмаларны  тарихчылар Сенюткина О.Н һәм Сенюткин С.Б язганнар. Анда, 18-19 гасырда булган төрле авылларда  бик ошашлы моллаларның исемнәре. Әйтерсен алар бер-берсен яхшы белгәннәр. Үз ара элемтәдә булганнар. Безнең авылда бигрәк Мәдәнә, Суыксу, Өчкүл моллалары исеме еш очрый, яисә киресенчәме, безнекеләрнең- аларда. Ул авылларда кряшен халкы аз гына булса да күбрәк булган, безнең авылда 1-2 булган булса булгандыр. Шуннан чыгып уйлыйсы килә, дин безнең авылда көчле булган. Кайчан булса, сезнең шул тема белән кызыксынуыгызны сизсәм, бәлки шул турыда да киләчәктә язылыр. Тик кызыксынуыгыз турында шикләнәм.

 

Хәзерге заманда, Бекеш нәселеннән моллалар тагын булырмы дигән сорауга, җәвап шулай бирер идем. Хәзерге тормышта, шундый зур урыннар, мәчетләрдә мулла булу да,  хөкемәтнең “күренекле” кешеләренең күзәтмәсендә тора. Тик шулайда беләм, Бекеш Розбахтеевның нәселеннән укымышлы адәмнәребез булыр Алла кушса киләчәктә.

 

Минем өстәге язмалар, безнең әби-бабайларның  тулы  тарихы түгел икәнлеген сездә беләсез.

 

Хөрмәтле, минем хезмәтемне хуплап, бу язмаларны укучы  авылдашлар!

Берәрегез уйлый торгандыр-нигә соң бу язмалар языла диеп.

Җәвап бирәм. Адәм күпме күп белә үзенең  әби-бабаларының тарихын, шулкадәр ул кешелекле була диеп уйлыйм. Игътибар белән укыган булсагыз, сез аңыштыгыз диеп уйлыйм. Шул ике йөз ел эчендә, 1600 елдан алып, нинди генә алар күрмәгән газаплар, сугышлар, ачлыклар, гаиләдә ир һәм хатын-кыз, балаларын югалтуларны, төрле сырхаулар үткәрүне, диннән аермакка каршы торуларын. Яшәделәрме икән алар бер-берсен эшкә куймый, рәнҗетешеп, байлык артыннан куып? Бәлкем барда булгандыр. Тик бүгенгесе кебек түгел, нык ошанам.

Бик зур теләгем бар. Мин укытыр идем бу язмаларны барлык булган тирә-ягыбыздагы  татар авыллары кешеләренә, чөнки безнең язмышлар ошашканнар. Беренче булып укытыр идем:

  1. Авыл һәм колхоз җитәкчеләренә
  2. Моллаларга
  3. Дингә ошанучыларга, бигрәктә шуларына, кайсылары үзләренең азбарларыннан каберлеләр тирәсенә, мәчет тирәсенә  мусор ташучыларга. Тагында, шуларның арасыннан шундый хатын- кызларга, кайсылары  “хатын-кыз мәҗелесендә үзләре мулла булып” катемнар укыйлар, ә өйгә кайткач, өйләреннән чыгарган мусорны башка авылдашларының забор төбенә итеп ташлыйлар.
  4. Рәхмәтсез булган кешеләргә. Үзләрен сөеп яшәүчеләргә.
  5. Хәзерге яшьләргә. Тик үкенеч, күбесе аларның туган телләрендә укый белмиләр.

 

 

  Шуның белән язмалар бетте түгел. Язарга тотынганда мин уйладым: озын вариант языйммы, яисә кыска итеп. Эш озында, кыскада түгел. Ә мине дөрес аңлауда. Бу кыска язманың башында  язылган  сүзләремне дөрес аңлауда.

 Минем уйлавым буенча, сез күп нәрсәләр белмисез. Ярый, ул да  кимчелек түгел, ул тик сезнең җитешмәгән ягыгыз.Икенче яктан: белсәгездә -үтәмисез. Өч ел инде сайтта языла  авылыбызда бердәмлек, чисталык һәм безнең үзебезнең тормышыбызны аз гына булсада уңайлы якка алып барырга диеп, тик 2-3  авылдаштан артык, беркем бер сүз дә бу темалар буенча  әйткән юк. Күпләрегез, үзләренең “куышларында” ябылган кебекләр. Бер адәмдә әйткән юк( хотя бы миңа): “ авылыбыз турында документлар булса архивта, давай алыйк, белик үз тарихыбызны ”диеп. Минем сезгә ачулануымда, яисә сезнеке миңа- аннан берни файда юк. Шунардан әйтәм дә бит : “ бераз уйларга кирәк  диеп шул турыда”.

 

Дөресме, яисә дәрес түгелме, минем астагы чыгышым(поступкам), тик минем теләгем бар бер авылдашымның(гаилә) миңа язган хатын күрсәтергә. Алар да Бекеш Розбахтеевның бүгенге  нәсел кешеләре. Югары очта, Османов Ахтям абыйның кызы Кадрия һәм аның малае Ренат исеменнән хат:

26 сентября 2009г.

Бисми-Лляхи-ррахмани-ррахим.

Ассаляму алейкумаксут абый!

Вам пишет Ренат Салахадиновсманов Ахтям оныгы,Кадрия улы.
Во-первыхично от меня спасибо Вам ОГРОМНОЕ за Ваш труд,за Вашу любовь к нашему аулу. Они бесценены. Аллаху Субханакя-уа-тягаля якшы амяллярегезгя багып сяуб яусынншаАллах. Отдельное спасибо от всей нашей семьи за тото нашли корни нашей семьи (я про Бекеша Розбахтеева). Мы сами занимаемся этимоставляем родословную,и Ваше исследование является для нас очень важным.

Моя мама,Кадрия,также передает Вам большой привет и признательностьна бы очень хотела с Вами встретиться и поговорить о истории нашего аула и его жителей потому, что сама занимается его историей. Ее воспитывала моя прабабушка,
Муршидяарип-мулла кызы (Джяннятя урыннары булсын). Муршидя-аби успела передать очень много сведений о нашем ауле и его жителях. Мы надеемся,что эти сведения станут полезны Вам в Вашем (да и нашем общем) труде,а также всем нашим аулдашларгаоэтому мы хотели бы как-нибудь пригласить Вас с супругой к нам в гости,на чай,где и смогли бы пообщаться.Как Вы смотрите на это?

С уважением и признательностьюенат Салахадинов.

Наше приглашение всегда в силесли надумаете,сообщите,будем рады Вас видеть!”.

 

 

Мин зур рәхмәләремне белдердем аларга.  Бу хатта мин күрәм “Ходай” һәм Корьәндәге  башка сүзләрне дә”. Шулай ук күрәм Ана белән Баланың бер киңәштә булуларын. Именно шул җитешми безнең хәзерге тормышта күп гаиләләргә.

Минем хезмәтләремә бәя биргән өчен, Ходайның иң сөекле бәндәләре булыгыз! Амин.

Көтәм сездән, азмы –күпме язмаларны.

 

Соңгы сүзем. Архивта бар безнең авыл турында язмалар. Алар тузанлы полкада ятып, вакыт үткәч, или юкка чыгарлар, или без барлык авылдашлар кушылышып ул документларның копияларын үзебезгә алабыз һәм беләбез : “ Кемнәр без? Кем нәселеннән? Кемнәр булганнар безнең бабайлар?.”

 

М.Максут. 06.01.2010 ел.

 

Нажмите  Опрос по Очерку

 

Нажмите  Гостевая по Очерку

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хостинг от uCoz